Истәлекле урыннар

Казан Кирмәне

Казанга килеп Казан Кирмәнен күрми китү мөмкин түгел. Риваятьләр буенча ул Зилант исемле еланнар патшасы яшәгән урында калкулыкта тора. Бүген монда республиканың президенты резиденциясе, административ биналар һәм «Казан кирмәне» музей-тыюлыгы урнашкан. 2000 нче елда бу тарихи һәм архитектура һәйкәле ЮНЕСКО дөньякүләм мәдәни һәм табигый мираслар исемлегенә кертелгән. Казан кирмәне комплексы - «Казан кирмәне» шәһәрчеге (X нчы-XVI нчы гасырлар), таштан корылган кирмән (XVI нчы-XVIII нче гасырлар), архитектур корылмалар (XVI нчы-XIX нчы гасырлар), сигез манарадан торган саклану корылмаларыннан (XVI нчы-XVIII нче гасырлар). Монгол яуларына кадәрге чорда Казан кирмәне Идел буе Болгарының төньяк чигендәге хәрби-сәүдә шәһәрчеге булган. ХIII нче гасырның икенче яртысыннан алып XV нче гасырның беренче яртысына кадәр кирмән Казан ханлыгының үзәгенә әйләнгән. 1552 нче елда Явыз Иван тарафыннан яуланып алынганнан соң Казан Идел буеның административ һәм хәрби үзәгенә әйләнә. 1708 нче елдан Кирмән — Казан өязенең үзәге, 1922 нче елдан — Татар автономия республикасы үзәге, 1992 нче елдан — Татарстан Республикасының дәүләт үзәге.

Казан Кирмәне Юлкүрсәткечләрдә

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар — «Үзәк стадион», «Батурин урамы»; «Кремль» метро тукталышы

Монда карарга була

Маршрутларда бар

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез