Истәлекле урыннар

Казан федераль университеты

Казан федераль университетының төп бинасы 1825 нче елда Кирмәннән бер чакрым ераклыкта төзелә. Тышкы кыяфәте буенча әлеге бина заманы өчен иң яхшылардан саналган. Үз тарихында күп үзгәрешләр кичерә: бина артында астрономия обсерваториясе, анатомия театры, ректор йорты һәм университет кампусын әйләндереп алган башка биналар барлыкка килә. Бинаны проектлауда төп рольне танылган рус математигы Николай Лобачевский башкара. Эшләү дәверендә университет исемнәре дөньяга танылган йөзләгән галим әзерләп чыгара, биредә дөньякүләм атаклы фәнни мәктәпләргә нигез салына. Хәзерге вакытта университетның төп бинасында юридик факультет урнашкан.

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталыш — «Университет»

Монда карарга була

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез