Истәлекле урыннар

Кирмән яр буе

Кирмән яр буе - шәһәр халкының яраткан ял урыннарының берсе һәм шәһәр буенча сәяхәт итү өчен иң матур урын. Төзекләндерелгән яр буе Казан Кирмәне диварларыннан алып «Казан» милли мәдәни үзәгенә кадәр дәвам итә. Яр буе ике зонага бүленгән: җәяү йөрүчеләр һәм велосипед, ролик, лонгбордларда йөрүчеләр өчен. Җәен яр буенда прокат эшли. Кышын велозона Европадагы иң озын шугалакка әверелә. Кирмән ярыннан Казанның төрле истәлекле урыннарының гүзәл манзарасын көндез дә, төнен дә күзәтергә мөмкин. Кышын яр буе Кыш бабай яши торган әкияти шәһәрчеккә әверелә. Монда һәрчак нәрсәдер оештырыла: дизайнерлар ярминкәләре, спорт ярышлары, бию буенча остаханәләр һәм башка төрле чаралар. Спорт сөючеләр өчен воркаут мәйданчыгы эшли. Love Story, La Famiglia, Mio, «Чирәм», «Пирs» һәм «Бахча» рестораннарында тамак ялгап алырга мөмкин.

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар — «Үзәк стадион», «Батурин урамы»; «Кремль» метро тукталышы

Монда карарга була

Маршрутларда бар

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез