Истәлекле урыннар

Муса Җәлил һәйкәле

Казанның иң танылган символларының берсе Казан Кирмәненең Спас манарасы һәм Татарстанның Милли музее янында урнашкан. Бөек татар шәгыйренең олпат гәүдәсен чәнечкеле тимерчыбыкның богаулары да тыя алмый, аның башы югары карап тора.

тарихи мәгълүмат

Һәйкәл 1966 нчы елда Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлил хөрмәтенә куела. Ул фашизмга каршы яшерен көрәшә, тик гестапо аны 1943 нче елда кулга ала. Нацистлар төрмәсендә ул кечкенә кәгазь кисәкләрендә шигырьләр яза. Соңыннан аларны «Моабит дәфтәрләре» циклына берләштерә. Үлеменең якынлашканнанын сизеп, Җәлил җыентыкларын төрмәдәшләренә тапшыра. Аны 1944 нче елда гильотина белән җәзалап үтерәләр. «Маобит дәфтәрләре»ндәге шигырьләрен 60 тан күбрәк телләргә тәрҗемә итәләр. Аның оригиналы Татарстанның Милли музеенда саклана.

Сервис һәм хезмәт күрсәтү

парковка

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар — «КАИ», «Үзәк стадион»; «Кремль» метро тукталышы

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез