Истәлекле урыннар

Владимир Ульянову-Ленин һәйкәле

Студент Ульянов-Ленин һәйкәле КФУның төп бинасы каршысындагы ярымтүгәрәк мәйданчык уртасында урнашкан. Бу урынны 1960 нче елларда студентлар «сковородка» дип атаганнар, бу атама әлегә кадәр сакланган. Монда университет тормышының төп вакыйгалары уза, эскәмияләрдә дәресләр арасында студентлар һәм укытучылар ял итә. Яшь Ульянов башын арткарак ташлаган, аның тужуркасының кырыйларын җил очыра, ә уң кулында ул китабын кысып тоткан.

тарихи мәгълүмат

Һәйкәлне архитектор Владимир Цигаль проекты буенча ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе скульптор Садри Ахун эшли. Һәйкәлне торгызыр өчен 1946 нчы елдан акча җыела башлый. Өч көн эчендә комсомоллар 7 мең сумнан күбрәк акча җыялар. (Һәйкәлнең тулы бәясе 1 558 230 сум була). План буеннча бакыр сынны Ленинград заводы коярга тиеш була, ә мәрмәр постаментны Свердлау яшьләре җибәрә. 1954 нче елның октябрендә 3,23 метр биеклегендәге сын Казанга килә, шушы ук елның 24 нче ноябрендә һәйкәлне урнаштыралар.

Сервис һәм хезмәт күрсәтү

парковка

Ничек барып җитерге

Иң якын тукталышлар – «Университет», «Ирек мәйданы»

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез