Истәлекле урыннар

922 елда Идел буе болгарларының ислам динен кабул итүе хөрмәтенә куелган Истәлек билгесе

Истәлек билгесе — сигез почмаклы бина, аның диварлары орнамент белән бизәлгән, ә гөмбәзе йөгертелгән алтын белән капланган. «Истәлек билгесенең» төп бинасында Гиннес рекордлар китабына кертелгән дөньядагы иң зур басма Коръән саклана. Коръәннең биеклеге 2 метр, киңлеге 1,5 метр, авырлыгы 500 килограмм тәшкил итә. 632 битлек Коръән көмеш һәм ефәк кушып эшләнелгән, махсус кәгазьдән ясалган. Китапның тышлыгы бозау тиресе белән тарттырылган һәм малахит инкрустациясе белән бизәлгән, аны бизәүдә алтын белән йөгертелгән көмеш кертемле 18 төрле ярымкыйммәтле ташлар кулланылган. Гөмбәз астына урнаштырылган, чүкеп ясалган 1200 килограммлы люстра китапны яктыртып тора. Бинаның иң аскы катында «Рәссамнәр күзлегеннән Болгар» исемле күргәзмә эшли. Биеклеге 2 метр, киңлеге 5 метр булган төп мозаик паннода Идел буе болгарларының 922 елда ислам динен кабул итүе сурәтләнгән.

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез