Наше приложение покажет самые интересные кафе и музеи и даст скидку до 25%

Скидки в кафе и музеях Казани

cкачать приложение
Истәлекле урыннар

Горький исемендәге парк

Максим Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы – казанлыларның яраткан ял урыннарының берсе. Монда утыргычларга утырып ял итәргә, велосипедларда йөрергә яки яшел чирәмдә пикник оештырып алырга мөмкин. Актив ял һәм воркаут яратучылар өчен яңа паркта спорт мәйданчыгы төзелгән. Монда мини-футбол уйныйлар һәм заманча тренажерларда шөгыльләнәләр. Яңартылган паркның үзенчәлеге – суы җирдән бәреп чыга торган интерактив фонтан. Балалар фонтан буенча коры килеш узышуда ярышалар. Ул көне буе эшли, ә караңгы төшкәч төрле утлар белән яктыртылган фонтан музыка астында «бии».

тарихи мәгълүмат

Әле XVIII нче гасырның икенче яртысында монда, шәһәр читендә, бай Казанлылар үзләренең йортларын төзи башлаганнар. Ул вакытта бу урыннар «Рус Швейцариясе» дип аталган. Парк каршында Мәңгелек ут һәм билгесез солдатка куелган һәйкәлдән торган мемориаль зона бар.

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар — «Горький исемендәге ҮМЯП», «Госпиталь»

Монда карарга була

Маршрутларда бар

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез