Истәлекле урыннар

Җиңү паркы

Җиңү паркы 50 гектар мәйданны алып тора. Монда Бөек Ватан сугышы дәвам иткән көннәр санынча 1418 агач һәм куаклар утыртылган. Мәңгелек ут тирәсендә - пантеон, мәрмәр такталарда сугышта һәлак булган казанлыларның исемнәре язылган. Якында гына 42 метрлы «Җиңү» стелласы тора, аның астын кулында баласын тотып торучы ана һәм кулына кылыч алган сугышчы сынлы композициясе бизи. Паркта иске хәрби техникаларны үз эченә туплаган ачык һава музее урнашкан. Анда торган бомбардировщиклар сугыш елларына Казан заводларында ясалганнар. Шәһәр халкы балалары белән паркка килеп, танкларга, самолет канатларына утырып карарга яраталар. Парк янында кыргый үрдәкләр йөзеп йөри торган күл дә бар.

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар — «Җиңү паркы», «Голубятников урамы»

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез