Истәлекле урыннар

Наратлык паркы

Наратлык паркы - Казандагы иң зур паркларның берсе. Мәйданы ягыннан Горький исемендәге парк кына аннан зуррак. Наратлыкка 1945 нче елда нигез салына, ә 2014 нче елда ул төзекләндерелә. Парктагы үсемлек дөньясын саклап калу өчен күп көч сарыф ителә, чөнки биредә ике меңнән артык яфраклы һәм бер мең ярым чамасы ылыслы агачлар үсә. Авыр хәлдә булган агачларны кисеп, алар урынына бер мең яшь агач утырттылар. Парк хәзер әйбәт яктыртыла, машина өчен парклау урыннарына да асфальт җәелгән, паркка керү җирләре һәм Кизик монастыре чикләре төзекләндерелгән. Яңартылган паркта Дания һәм Нидерландлар технологиясе буенча төзелгән уникаль балалар мәйданчыклары эшли, шулай ук мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен дә тиешле шартлар тудырылган.

Сервис һәм хезмәт күрсәтү

хайваннар белән ярый, инвалидлар өчен җиһазланган

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар — «Декабристлар урамы», «Химиклар МС»; «Яшьлек» метро тукталышы

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез