Истәлекле урыннар

Иске Татар бистәсе

Иске Татар бистәсе – Казанның тарихи үзәге. Бистәнең урта гасырлардан бирле сакланып калган урамнары татар шәһәр мәдәниятенең төп үрнәге булып санала. Дистәләгән архитектура һәйкәлләре Кабан һәм Болак күлләре яры буенда, Татарстан башкаласының нәкъ үзәгендә урнашкан. Иске Татар бистәсе 87,95 га мәйдан җирне үз эченә ала. Бу урында сез XVIII нче - XX нче гасыр башы тарихы һәм мәдәниятенә караган 75 һәйкәл таба аласыз. Әлеге һәйкәлләр бистәнең тулы бер кыяфәтен тудыра. Мәсәлән, Юнысов-Апанаевлар, Шамил, Мәрҗани, Каюм Насыйри һәм Шамил Йосыпов йортлары. Саный китсәң, исемлек шактый озын, ләкин Иске Татар бистәсендә татар архитектура үрнәкләрен караудан тыш, биредәге үзенчәлекле атмосферадан да ләззәт алырга кирәктер. XIX нчы гасырда бистәдә Шәрыкъ клубы эшләп килгән, монда танылган шагыйрьләр үз шигырьләрен укыган һәм беренче татар спектакльләре куелган. Биредә дөньякүләм танылу тапкан Апанай, Зәңгәр, Галиев, Борнай, Нурулла (Печән базары) мәчетләре төзелгән. Татар шагыйре Габдулла Тукайның әдәби музее, мәгърифәтче татар галиме Каюм Насыйриның музей-йорты, Галиаскар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры һәм «Татар утары» кунакханә-ресторан комплексы Иске Татар бистәсенең бизәге булып торалар. Соңгысы үз эчендә татар көнкүреш музее, халык һөнәрләре галереясе һәм сувенирлар кибетен берләштрә. Бистәдә яңа үзәкләр дә бар, мәсәлән, кунакларны Чәкчәк музее үзенә дәшә. Биредә шәрыкъ татлылары белән чәй эчәргә һәм татар милли ашларының борынгы рецептларын, әзерләү серләрен белергә мөмкин.

тарихи мәгълүмат

Бистә 1552 нче елда, Явыз Иван Казанны яулап алганнан соң, төзелә башлый. Татарларның бер өлешен шәһәрнең югары очына Кабан күле ярына күчереп утырта. Бу урыннарда сәүдәгәрләр йортлары, мәчет, мәдрәсәләр төзелә. Халык үз мәйданнарын корып, зәркән эше, баш киемнәре тегү белән шөгыльләнә, көнкүреш кирәк-яракларын җитештерә башлый. Яңа урында тормышлары әкеренләп җайлана, вакытлар узу белән, бистә шәһәрнең иң бай өлешенә әверелеп, игътибарны үзенә җәлеп итә башлый. Мәрҗани мәчете (1767-1770) - XVIII нче гасыр һәйкәле, Екатерина II шәхси указы белән беренче таш мәчет буларак халык акчасына төзелә. Әлеге мәчет беркайчан да ябылмый. Мәчет төзелеше вакытында шәһәр хакимияте манараның биеклеге турында кайгыра башлаганнар һәм патшабикәгә бу хакта донос язганнар. Әмма ул болай дип җавап кайтарган: «Мин мөселманнарга төзелеш өчен урынны җирдә билгеләдем, ә күккә таба алар үзләре теләгән кадәр күтәрелә ала, чөнки күк минем биләмәмә керми». 1998 нче елдан Иске Тататр бистәсе аерым статус һәм режимы булган «Иске-Татар бистәсе» тарихи-мәдәни тыюлык территориясе дип билгеләнә.

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар — «Каюм Насыйри урамы», «Галиаскар Камал исемендәге театр»

Монда карарга була

Маршрутларда бар

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез