Истәлекле урыннар

Молоствовлар утары

Тәтеш районы «Долгая Поляна» тарихи-архитектура табигать паркындагы Молоствовлар утарында әлеге нәселнең тарихы белән танышырга яки утар хуҗабикәсенең шигырьләренә язылган борынгы романсларны ишетергә, крестьян өендә кунак булырга, туку һәм башка онытылган һөнәрләрнең серен аңларга, урман һәм Идел елгасына карап хозурланырга, урман эчендәге аланга сәяхәт кылырга мөмкин. Утарның төп үзенчәлеге - йөзъеллык агачлары булган аллея. Җирле халык фикеренчә, бу урын уңай энергетикага бай. Кайчандыр Болгар ханнары да берничә көнгә монда ялга килеп, көч туплап китә торган булганнар.

Маршрутларда бар

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез