Кафе һәм рестораннар
Аккредитация узган
Visit Tatarstan

«Татар ашлары йорты»

Җәяүлеләр йөри торган Бауман урамында урнашкан милли ресторан 1969 нчы елдан бирле эшли. Аңа «Татар ашлары» китабы авторы Юныс Әхмәтҗанов нигез салган. 1984 нче елга кадәр ул Татар ашлары йортының шеф-пешекчесе булып тора. Хәзерге көндә биредә ризыкның барысын да диярлек аның китабы буенча әзерлиләр. Татар ашлары йорты ризыклары – татар милли ашларының иң югары үрнәге. Монда сез чын өчпочмак, казылык, гөбәдия, талкыш каләвәнең нинди булырга тиешлеген белерсез. Ресторанның интерьерында монументальлек һәм милли колорит берләшә. Монда кунаклар тәмле ашлар белән генә сыйланып калмыйча, күңелле ял да итәләр. Кичләрен җанлы музыка уйный, милли ашлар әзерләү буенча остаханәләр уза.

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар — «Педагогия университеты»; «Габдулла Тукай мәйданы» метро тукталышы

Маршрутларда бар

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез