Кафе һәм рестораннар
Аккредитация узган
Visit Tatarstan

«Истина»

Бу бар XIX нчы гасырның икенче яртысына караган тарихи бинада урнашкан, аның эчендә борынгы кирпечтән өелгән гөмбәзле диварлар сакланган, ә кергән җирендә бик матур шәраб шкафы тора. «Истина» барының төп идеясы – килүчеләрне серле шәраб дөньясы белән таныштыру. Бәяли белүче кешеләр, һичшиксез, үзләре яраткан төрне табачак, ә тәгаен белмәүчеләр өчен махсу «ак» һәм «кызыл» дегустация җыелмалары бар. «Истина» – романтик очрашулар яки дуслар белән вакыт уздыру өчен яхшы урын. Монда эштән соң кереп чыгарга яки соңлаган иртәнге ашка килергә була (анысына бер бокал шәраб та бирү каралган). Кайбер шәраб төрләренең тәмнәре бары тик сыр яки ит кабымлыклары белән генә ачылып җиткәнгә күрә, менюда аларны да таба алачаксыз.

Сервис һәм хезмәт күрсәтү

карта белән түләү

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар— «Педагогика университеты», «Тукай мәйданы»

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез