Кафе һәм рестораннар

«Кыстыбый»

«Кыстыбый tatar-food» традицион милли татар ризыкларын фастфуд рәвешендә тәкъдим итеп, аларны яңача кабул итү мөмкинлеген тудыра. Бу оешманы булдыручылар татар кыстыбыеның пицца, тако, бургер, гирос һәм шаурма белән уртак ягын тапканнар: алар барысы да камыр һәм төрле эчлектән ясала. Бу кафеда кыстыбыйның, традицион бәрәңге боламыгы белән булганыннан тыш, алсу яки кара төстәгесе, балык, грильдә әзерләнгән яшелчәләр яки тавык наггетслары - төрле эчлекләр белән ясалганын да табарга мөмкин. «Кыстыбый tatar-food» кафесында ризыклар бары тик Хәләл сертификаты булган иттән генә әзерләнә. Чималны исә Татарстан фабрикалары һәм Мамадыш, Питрәч, Балтач һәм Буа фермерлык хуҗалыкларыннан алалар.

Сервис һәм хезмәт күрсәтү

парковка, ана һәм бала бүлмәсе, намаз бүлмәсе, wi-fi, карта белән түләү

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез