Кафе һәм рестораннар

«Лес»

Горки-Әмәт урманы — соңгы 30 ел эчендә яңа төзелгән бердән-бер Казан паркы. Монда «Лес» кафесы урнашкан. 45 урынга исәпләнгән уңайлы кафе якты интерьеры, җәйге террасасы белән кунакларны үзенә җәлеп итә. Менюда салатлар, аш, сэндвич, пицца, кайнар ризыклар, камыр ашлары, татлы ризыклар бар. Барлык ризыклар да контейнер һәм банкаларга салынган. Аларның һәрберсен кафеда ашарга яки үзең белән алырга мөмкин. Аш-суны җитештерү өчен Казанның туклану Департаменты җавап тота. Ул ризыкның халыкара стандартларга (HACCP) туры килүен, азык-төлек сайлаудан алып, тукланучыларның кулына эләккәнче тикшереп тора. Гаилә белән паркта озаклап йөргәннән соң яки чаңгыда шуганнан соң, төшке ашка «Лес» кафесына кереп чыгарга була. Ял көннәрендә монда кулинар мастер-класслар уза, балалар аны бик ярата.

Сервис һәм хезмәт күрсәтү

парковка, карта белән түләү

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар — «Чишмәле (Җиңү проспекты)», «Эдельвейс» кибете (Ломжинская урамы)»

Маршрутларда бар

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез