Кафе һәм рестораннар
Аккредитация узган
Visit Tatarstan

Leuven

Leuven брассериясе кунакларга Бельгия ашларын тәкьдим итә. Менюда - өй куяны, паштетлар, суган ашы, һәм, әлбәттә, вафли. Мини-пекарняда крендельләр дә әзерлиләр. 34 краннан сыра агып тора – 30 төре үзгәрешсез, ә дүртесе ай саен алышынып тора. Ресторанда йөзләп утырыр урын каралган, «Брюссель» һәм «Брюгге» заллары бар. Эчке бизәлешенә килгәндә, ул тыныч ут һәм күпсанлы детальләре булган иске байлар йортын хәтерләтә. Баскычның нәкь өстендә зур бәллүр люстра эленгән. Ул тәрәзәдән аша тышкы яктан да күренә. Бар эчендәге суыткычта Бельгия сырасының классик төрләреннән алып җиләк-җимештән әзерләнгән эксперименталь төрләренә кадәр бар саклана. Leuven ны оештыручы сүзләренә караганда, сыраның аерым төрләре шешәләрдә өлгереп җитә, шуңа күрә суыткычтагы сыраның сыйфаты вакыт узу белән арта гына бара.

Сервис һәм хезмәт күрсәтү

парковка, карта белән түләү

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар — «Тукай мәйданы»; «Габдулла Тукай мәйданы» метро тукталышы

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез