Кафе һәм рестораннар
Аккредитация узган
Visit Tatarstan

«Мархаба»

Милли татар кухнясы рестораны Казанның төп урамы булган Бауман урамында урнашкан. Интерьер бизәкләре милли һәм тарихи орнаментлар кулланып төзелгән, бу исә ресторанга үзенчәлекле төсмер бирә. Мозаик картиналар һәм фестон чуклы аркалар көнчгыштагы мөселман илләре белән аваздаш.

«Чәйханә Мархаба» - Казанның «хәләл» стандартлары буенча әзерләнгән ризыкларга һәм эчемлекләргә заказ бирергә мөмкин булган аз санлы рестораннарының берсе. Гастрономия кухнясы искиткеч тәмле татар ашларыннан тора, шулай ук төрки халыкларның борынгы ризыкларын да тәкъдим итә. Төрки кухня турында күчмәннәрнең һәм сугышчыларның ризыклары дип сөйлиләр, шуңа күрә ризыкларның төп ингредиентлары - ит, сөт һәм камыр. Төрки кухня зәвыкларының бер-берсе белән яраштыруларын бәяләү өчен, манты һәм куе шулпаны кабып карарга киңәш итәбез. Сүз уңаеннан, төшке аш сезгә белем дә өстәячәк: шеф-повар сезгә һәр ризыкның барлыкка килүе турында кызыклы фактлар сөйләр. Эш көннәрендә 11:00 дән 16:00 гә кадәр бизнес-ланч бирәләр.

Сервис һәм хезмәт күрсәтү

банк картасы белән түләү мөмкинлеге, парковка, wi-fi, намаз бүлмәсе, 8-10 кешелек очрашу яки сөйләшүләр алып бару өчен махсус зал

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар – «Кремль» метро ст.

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез