Кафе һәм рестораннар

P.Love

Бу туклану челтәренең беренче, шәһәр читендәге бинасына кунаклар Казанның төрле җиреннән иренмичә киләләр иде. Хәзер исә, P.Love – шәһәр уртасында, Гоголь урамында урнашкан. Шунлыктан, монда килеп, үзенчәлекле лагман, сарык итеннән пешерелгән хуш исле пылау, нечкә генә чибөрәк, йомшак сыер ите белән бәрәңгедән әзерләнгән манты авыз итү бер дә кыен булмас. Җәй көннәрендә биредәге янкормада үзенчәлекле матур җиһазлар урнаштырыла һәм фонтан да эшли. Менюда Европа ризыкларына өстенлек бирүчеләр өчен дә ризыклар каралган. Алкоголь эчемлекләреннән монда бары тик сыра бирәләр, ләкин чәйне монда иркенләп эчәргә була – аны биредә 800 мл. дан да ким итеп бирмиләр.

Сервис һәм хезмәт күрсәтү

парковка, карта белән түләү

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез