Кафе һәм рестораннар

Snob

Snob — lounge-bar концепциясенең чынбарлыгта гәүдәләнеше. Тотнаклы инглиз стилендә эшләнгән уңайлы, тонык гарәбәле ут һәм авторлык ашлары үзенчәлекле атмосфера тудыра. Барның тәрәзәләреннән Казансу елгасына һәм җәяүлеләр йөри торган Кирмән ярына искитмәле маназара ачыла. Барның менюсында Россиянең премиаль һәм альтернатив стейкларын, авторлык соуслар, креоль ашлар, болан итеннән эшләнгән купатлар һәм хәтта шәхси интерпретациядә тәкъдим ителгән бургерлар табарга була. Snobта Италия, Яңа Зеландия, Испания, Италия һәм Европа шәрабләрен татып карарга мөмкин. Ял көннәрендә биредә чакырылган диджейлар белән чаралар, коктейль кичәләре һәм җирле музыкантларның җанлы чыгышлары уза.

Сервис һәм хезмәт күрсәтү

парковка, Wi-fi, карта белән түләү, бала урындыклары

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталыш — «Батурин урамы»

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез