Кафе һәм рестораннар
Аккредитация узган
Visit Tatarstan

«Татар утары»

«Татар утары» Казанның тарихи үзәгендә Иске Татар бистәсендә риваятьләргә бай Кабан күле ярында урнашкан. Ресторанның заллары күп. Һава торышы туры килсә, кичке ашыгызны төрле утлар белән яктыртылган күл ярына карап, хозурланып, террасада ашагыз. Татар ашларын авыз итеп карау өчен иң уңайлы урын бу. Монда ризыкларны элеккечә утын мичендә әзерлиләр, болай иткәндә ит хуш исле һәм сусыл булып пешә. Ресторанның менюсы татар ашлары белән генә чикләнми. Кунаклар күнегелгән Европа ашларын да авыз итә ала. «Татар утары»ның аш-су осталары – федераль бәйге җиңүчеләре, шуңа күрә биредә төрле илләрдән килгән рәсми хакимият делегацияләрен бер каршылыксыз кабул итәләр. Ресторан — «Татар утары» комплексының бер өлеше генә. Биредә кулдан эшләнгән читек, калфаклар сатып алырга мөмкин. Ресторан артында җәяүлеләр йөри торган Каюм Насыйри урамы. Монда һәр йорт - тарихи һәм архитектура һәйкәле.

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар — «Галиаскар Камал исемендәге театр», «Каюм Насыйри урамы»; «Габдулла Тукай мәйданы» метро тукталышы

Маршрутларда бар

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез