Кафе һәм рестораннар
Аккредитация узган
Visit Tatarstan

«Милли кухня театры»

«Милли кухня театры» шәһәр үзәгендә - Кабан күле ярында урнашкан. Комплекста «Мич» татар кухнясы рестораны, «Анси» француз каһвәханәсе, итальян Grande Villagio, шулай ук стейкхаус һәм махсус плиталы тэппан-зал урнашкан. Соңгысында пешекче япон һәм кытай кухнясы ризыкларын кунаклар алдында әзерли ала. Монда ук каһвә пешерү цехы урнашкан, ә кабып эчәр өчен круассаннар заказ бирүгә үк пешерелә башлый.

Италия ресторанында утын мичендә пицетт, паста, салат һәм кабымлыклар, шулай ук ит һәм балыктан стейклар әзерлиләр. Монда ук суши, ролл һәм кытай токмачына заказ бирергә мөмкин. Милли кухня рестораны татар классик ризыклары - кайнар казы, калжа, мөселманча солянка, камыр ризыклары белән тәкъдим ителгән. Алдан ясаган заказ буенча мичтә каз, үрдәк, бәрән һәм зур бәлеш әзерләргә мөмкин.

Сервис һәм хезмәт күрсәтү

банк картасы белән түләү мөмкинлеге, парковка

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар – «Камал театры»

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез