Кафе һәм рестораннар
Аккредитация узган
Visit Tatarstan

«Түбәтәй»

Тышкы яктан киосклар түбәтәйне хәтерләтә. Монда рецепт, ризык эчлекләреннән алып, хезмәткәрләрнең тышкы кыяфәтенә кадәр – бар нәрсә дә Татарстан мәдәнияты белән сугарылган. Менюда бары тик хәләл татар ашлары. Нигездә камыр ашлары: өчпочмак, өлеш, пәрәмәч, баллы гөбәдия һәм кыстыбый. Кунаклар чәк-чәк яки бавырсак кебек тәм-томнарны авыз итә ала. Меню даими яңарып, үзгәреп тора. Хәзер монда диетик өчпочмаклар, борайдан әзерләнгән өлеш, тарылы кыстыбый авыз итәргә мөмкин. Балалар өчен камыр ашы, шулпа, чәй, уенчык кергән махсус комбо-наборлар да бар. Барлык ризыклар да татар бизәкләре һәм шигъри юллар төшерелгән бер тапкырлык савыт-сабаларда бирелә.

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез