Кафе һәм рестораннар
Аккредитация узган
Visit Tatarstan

«Жаворонок»

Казан университеты төбендәге бу каһвәханәдә яңа көнне башлавы рәхәт. Идәннән алып ясалган тәрәзәләре (димәк, яктылык мулдан), төрле төстәге өчпочмаклар төшкән ак стеналар, яңа өзелгән чәчәкләр, утыртылган агач, йомшак диваннар – һәрнәрсә уңай атмосфера тудыра. «Жаворонок» иртәнге ашлар өчен менә дигән урын, шуңа күрә менюда җиләк-җимешле, яшелчәле боткалар, йомырка тәбәләре, салатлар күп. Ләкин шул ук вакытта биредә иң төп нәрсә, әлбәттә, – каһвә. Монда раф һәм латте кебек гадәти эчемлекләр дә әзерлиләр, альтернатив ысул белән дә каһвә кайнаталар.

Сервис һәм хезмәт күрсәтү

парковка, wi-fi, карта белән түләү

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар — «Университет», «Ирек мәйданы»

Маршрутларда бар

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез