Табигатьне саклау

Долгая поляна

«Долгая поляна» Тәтеш «таулары» битендә урнашкан. Биредә борынгы Молоствовлар нәселенең йорт һәм аллеялы иске утарлары сакланган. Кайчандыр Болгар ханнары бу урыннарга килеп ял иткәннәр, гүзәл манзараларга карап хозурланганнар. «Долгая поляна«ның сихәтле көчләре турындагы риваятьләр күп гасырлар буена телдән-телгә күчеп сөйләнә. Бүген монда ял итәргә, шушы урыннан уңай энергетика алырга дип киләләр. Аның иң күренекле урыны җирле халык сүзләренчә күп гасырлар буе үлән-агач арасына күмелмәгән «ялан алан». Бу күренешне беркем дә аңлата алмый. Эксперимент рәвешендә монда инде берничә тапкыр агачлар утыртып караганнар, тик алар үсеп китә алмаган.

Маршрутларда бар

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез