Табигатьне саклау

Татар тәва кошы

Котдусов тәва кошы фермасында кара Африка тәва кошын һәм Австралия эмуларын үрчетәләр. Экзотик хайваннардан тыш монда аккош, каз, үрдәк, күркә, кыргавыл, йорт куяны һәм атлар бар. Экскурсоводлар кунакларны Африка тәва кошының төрләре, аларны үстерү һәм үрчетү үзенчәлекләре белән таныштыра, хайваннар турында кызык фактлар сөйли. Котдусов фермасының тагы бер кызыклы ягы – ул берничә көнгә авыл тормышында яшәп карау мөмкинлеге. Барлык килүчеләргә ферма чын авыл хуҗалыгы эшләрендә катнашу мөмкинлеге бирәләр, мәсәлән: бәрәңге алу, бодай уру, сыер савып карау кебек шөгыльләр. Авыл көнкүрешен сагынганнарга утын яру, үлән чабу, җирне тырмалау мөмкинлеге бар.

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез