Табигатьне саклау

Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы

Татарстанның көнчыгышындагы тыюлык ике зонадан тора: Яшел үзән районындагы Раифа өлеше һәм Лаеш районындагы Саралы өлеше. Раифа өлешендәге 3,5 га мәйданлы дендрарийда 500 төр үсемлек үсә. Шушында ук тыюлыкның үзенчәлекләрен сөйли торган Табигать музее эшли. Әлеге зонада шулай ук XVII нче гасырның тарихи-архитектура һәйкәле Раифа ирләр Богородица монастыре бар. Саралы өлешендә хайваннар табигый шартларда яши. Тыюлыкның төп горурлыгы – халыкара Кызыл китапка кертелгән ак койрыклы диңгез бөркете. Монда шулай ук акчарлаклар һәм тилгәннәр оча, поши, кондыз һәм хәтта янутка охшаган этне дә очратырга мөмкин.

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез