Мәдәни тормыш

В.И. Ленин музей-йорты

«Ленино-Кокушкино» дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы авылда 2003 елда барлыкка килде. 7,6 га җирдә А.Д. Бланк (Владимир Ленинның бабасы) утарының ике катлы йорты , җәйге йорт, хуҗалык корылмалары, агачлар белән парк, декоратив куаклар һәм каен әрәмәсе урнашкан.

Бу утарда Владимир Ленин үзенең балачак елларын үткәргән,шулай ук беренче сөрген вакыты да монда узган. Ул вакытта Володя Ульянов монда җәйге ялларын үткәрә, абыйлары һәм сеңелләре белән уйный. Соңрак, яшүсмер елларында, ул университет уставына каршы оештырылган җыенда катнашучы буларак, берничә айга Кокушкинога сөрелә. Авылдагы сөрген вакытын Ленин китаплар укып, университет курсларын өйрәнеп уздыра һәм нәкъ биредә аның фәлсәфәгә, сәяси икътисадка һәм крестьян хуҗалыгы икътисадына карата кызыксынуы туган. Шунда ук аның әнисе - Мария Ульянова яшәгән. Аның бүлмәсе беренчел халәтендә әлегә кадәр сакланган.

Музейда 677 экспонат урын алган.Шул исәптән, картиналар, скульптуралар, шәхси җиһазлар, документлар һәм китаплар. Аларның һәрберсе төрле дәрәҗәдә Ленинның тормышын чагылдыра.

Ничек барып җитерге

Казаннан: Мамадыш тракты буенча 43 км.

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез