Мәдәни тормыш

«Анна Каренина» иммерсив спектакле

Спектакльдәге вакыйгалар сәүдәгәр Демидовның Муса Җәлил урамындагы йортында бара һәм аның һәр бүлмәсе аерым сюжет борылышы өчен локациягә әверелә. Спектакльнең иммерсив үзенчәлеге шунда ки, тамашачылар, барлык вакыйгаларны персонажлар белән бергә кичереп, турыдан-туры катнашучыларга әвереләләр. Шулай итеп, алар Анна Каренина артыннан аның бүлмәсенә уза яисә, беркемгә мәгълүм булмаган тарихның шаһиты булу өчен, Вронский белән төшке ашка китә алалар. Тамашачыны романның детальләштерелгән дөньясына чакыралар, анда бүлмәнең бизәлеше дә, мохите дә, хәтта исе дә төп геройларның бөтен тарихын ачып бирә. Спектакльдә 50 актер катнаша, аларның барысы да диярлек (төп рольне башкаручыдан кала) Казанда яши һәм эшли. Спектакль дөньяда Лев Толстой романына нигезләнгән беренче иммерсив куелыш булды. Шоу 3 сәгатькә кадәр дәвам итә, шуңа күрә бу куелышны күрәсегез килсә, озак вакыт аягүрә торырга һәм йөрергә әзер булып килегез.


Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез