Мәдәни тормыш

«Хәзинә»

«Хәзинә» галереясы Дәүләт сынлы сәнгать Музеена караган күргәзмә мәйданчыкларына керә. Биредә татар рәсем сәнгате, сынлы сәнгать графикасы җыелмаларын карарга, җирле декоратив-гамәли сәнгать осталары хезмәтләрен бәяләргә мөмкин. Галереяның төп хәзинәсе – рәссам Николай Фешин һәм Павел Беньков әсәрләре, шулай ук 1910 нчы -1930 нчы елларда иҗат иткән Казан авангардистларының хезмәтләре коллекциясе. Ел саен «Хәзинә»дә егермеләп күргәзмә үтә, күп очракта бу – Россия һәм Татарстан рәссамнарының тематик һәм персональ күргәзмәләре.

тарихи мәгълүмат

Галереяның бинасы архитектор Петр Пятницкий проекты буенча 1836 нчы елда төзелгән. Кайчандыр монда Россия империясенең беренче гаскәри кантончылар мәктәбе, соңрак юнкер училищесы урнашкан була.

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар — «Кремль урамы», «КАИ», «Үзәк стадион»; «Кремль» метро тукталышы

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез