Мәдәни тормыш

Борис Пастернакның мемориаль музее

Музей XIX нчы гасыр азагы — XX нче гасыр башы тарих һәм архитектура һәйкәле булган йортта урнашкан. Бөек Ватан сугышы чорында шагыйрь бу йортта яшәгән. Шул чордан алып йортның тышкы һәм эчке кыяфәте бернинди үзгәреш тә кичермәгән. Йорт каршында Пастернак үзе күргән юкә агачлары үсеп утыра. Биредә шул чорга хас булган төрле әйберләр: керосин лампасы һәм репродукторның кара тәлинкәсе саклана. Борис Пастернакның бүлмәсендә китап киштәсе, карават, ястакчык, ә стенада «Яңгырдан качучы балалар» картинасы эленеп тора, эш өстәлендә язучының шәхси әйберләре.

тарихи мәгълүмат

Борис Пастернакның мемориаль музее Чистайда, язучыга 100 ел тулу уңаеннан 1990 нчы елда ачылган. Бу Пастернакның Россиядәге беренче дәүләт музее. Чистайда язучы «Ромео һәм Джульетта» әсәренең иң танылган тәрҗемәсен башкара. Монда ул үзенең «Доктор Живаго» романының прототипларын очрата.

Маршрутларда бар

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез