Мәдәни тормыш

Гражданнар сугышы музее

Изге Константин һәм Елена храмы янындагы ике катлы агач йортның экспозициясе 1917 нче - 1922 нче елгы Гражданнар сугышының иң мөһим катнашучылары хакында сөйли. Музейда шул чорның күпсанлы документлары, китап, әйберләр һәм кинохроника саклана. Биредә Троцкий узган тимер юл станциясе макеты һәм сугыш операцияләренең топографик карталары белән танышырга мөмкин.

тарихи мәгълүмат

Җирле халыкның истәлекләренә караганда, 1918 нче елда музей бинасында бишенче Кызыл армия штабы урнашкан булган. Монда Совет републикасының Революция хәрби советының председателе Лев Троцкий тукталган. 1918 нче елның август-сентябрь айларында Зөя һәм аның тирә-ягы Россиядәге Гражданнар сугышының беренче этабында әһәмиятле нокта булып торган. Мәскәүгә таба юл ача торган бу ноктада каршы яклар - Казанда урнашкан аклар (Чехословакия полкы, Халык армиясенең бер өлеше) һәм Иделнең уң як ярындагы кызыллар бәрелешкән. Казан белән Зөя арасында бер айлык көчле көрәш барган һәм ул Кызыл армиянең җиңүе белән тәмамланган.

Маршрутларда бар

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез