Мәдәни тормыш

Чистай тарихы музее

Музей архитектура һәйкәле булган XIX нчы гасыр азагы сәүдәгәр йортында урнашкан. Монда археологик, палеонтологик, биологик һәм ботаник коллекцияләрнең экспонатлар җыелмасы саклана. Алар арасында: 1921 нче елда табылган болгар көбәсе, күз явын алырлык сфероконус (хуш исләр өчен махсус савыт), мамонт, бизон һәм мөгезборын кебек борынгы хайван калдыкларының бай коллекциясе. XVII нче гасыр азагыннан хәзерге көнгә кадәрге язма чыганаклар коллекциясе дә зур игътибарга лаек. Мәсәлән, 1762 нче елгы «Церковный певчий обиход», «Ирмосы», «Трезвон певчий», «Жития святых», 1856 нчы елгы «Евангелие» кебек кулъязма һәм иске басма китаплар. Шулай ук биредә сугыш вакытында эвакуациядә яшәгән танылган язучыларның хатларын, көндәлекләрен, фото һәм докуменларын табарга була.

Маршрутларда бар

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез