Мәдәни тормыш

Зөя тарихы музее

«Зөя утрау-шәһәрчеге» музей комплексының төп объектларының берсе. Ул 1838 нче – 1840 нчы елларда төзелгән дүрт бинада урнашкан. Төп бинада Зөягә нигез салыну, аның табигате, шәһәрнең беренче чорындагы (XVI нчы —XVII нче гасырлар) үсешенә багышланган экспозиция эшли. Шушында ук XVIII нче — XX нче гасыр башы Зөя шәһәренең, аның халкы, хакимият структурасы, уку йортлары, чиркәүнең җир биләмәләре һәм хуҗалыгы турында сөйли торган экспонатлар да бар. Элеккеге төрмә бинасында XIX нчы гасыр азагы төрмә камерасы торгызылган. Күргәзмә Зөя өязе, тимер юллары, почта хезмәте һәм җирле медицина турында сөйли. Теләгәннәр өчен экскурсияләр уздырыла, бинаның икенче катында балалар бүлмәсе эшли.

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез