Мәдәни тормыш

Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музее

Россиядә бердән-бер мондый төр музей. Ул 1881 нче елда сәүдәгәр Александр Баранов төзеткән земство хастаханәсенең бер бинасында урнашкан. Музей экспозициясе Россиянең земство медицинасы барлыкка килүе, җирле табиблар, шул исәптән Алабуга өязе Саралы авылында туган танылган табиб-психиатр Владимир Бехтеров турында сөйли. Элеккеге операция бүлмәсендә интерактив зал бар. Идәндә 1881 нче елда җәелгән плитәләр дә сакланган. Биредә табиб киемен киеп карарга, кан басымын, буй һәм авырлыкны үлчәргә, микроскопка карарга, психологик тестта катнашырга мөмкин. Музейның фито-барында шифалы үләннәрдән әзерләнгән эчемлекләр тәкъдим итәләр. Музей янындагы скверда Владимир Бехтеровның Россиядәге бердән-бер һәйкәле тора.

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез