Мәдәни тормыш

Агач археологиясе музее

Зөядә Россиядә бердәнбер һәм дөньяда өченче булып ачылган агач археологиясе музее эшли. Биредә XVI-XVIII йөзләр азагына караган археологик табылдыклар һәм органик материалларның калдыклары тәкъдим ителгән. Бина үзе табигый калкулык эченә корылган. Шул рәвешле, музей кунаклары җир астындагы шәһәргә эләккән кебек булалар. Әйтергә кирәк, биредә чынлап та 2010 елда археологик казу эшләре алып барылган иде. Экспозициядә урта гасырларда яшәгән зөялеләрнең бура калдыклары, бүрәнәләр һәм беренчел хәлендә диярлек сакланган агач эшләнмәләр күрсәтелгән. Экспонатлар арасында - бала уенчыклары, күн бияләйләр, янчыклар һәм агач төпләре, узган гасырлардагы агач корылма күчермәләре һәм Зөя агач төзелеш сәнгате белән турыдан-туры бәйле булган башка уникаль экспонатлар.

Шулай ук кунаклар шәһәрнең көнкүрешен 21 метрлы «XVII гасырда Зөя шәһәре» анимацион панносында да күрә ала. Барлыгы пыяла астында 1600 предмет саклана, шуларның иң борынгылары - болгар тибындагы савыт-сабалар һәм болгар тәңкәләре.

Бәясе: өлкәннәр өчен - 250 сум, балалар, студентлар һәм пенсионерлар өчен - 200 сум


Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез