Мәдәни тормыш

«Смена»

«Смена» заманча мәдәният үзәге Тимер юл вокзалыннан ерак булмаган кирпеч бинада 2013 нче елда ачыла. Узган гасырда бу бинада печәнлек булган. Үзәк галерея, лекторий бүлегеннән һәм китап кибетеннән тора. Китап кибетендә Россия нәшриятләренең 10 меңнән артык китаплары сатыла. 2017 нче елдан «Смена»да «Диван» каһвәханәсе, «Сияние» винил пластинкалар кибете, Qullar дизайн-студиясе шоурумы һәм җирле рәссамнарның картиналары кибете эшли. Үзәктә заманча сәнгать күргәзмәләре, фестиваль, концертлар һәм фәнни-популяр лекцияләр еш уза. Иң популяр чараларның берсе - китап фестивале, ул Казанда елына ике тапкыр - кышын һәм җәен уза. Фестиваль вакытында төрле бәйсез нәшриятләрнең китапларын сатудан тыш, «Смена» белем бирү программаларына да зур игътибар бирә: танылган Россия һәм чит ил сәнгатьчеләре, галимнәр, тикшеренүчеләр, язучы һәм публицистлар лекцияләре белән чыгыш ясый һәм дискуссияләр оештыралар.

Сервис һәм хезмәт күрсәтү

сувенирлар сату ноктасы

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар — «Чернышевский урамы», «Тимер юл вокзалы», «Колхоз базары»

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез