Мәдәни тормыш

«Татар бистәсе»

«Татар бистәсе» музее XIX нчы гасырда сәүдәгәр Габделвәли Чукин, ә XX нче гасырда галим-филолог Якуб Агишев яшәгән йорт бинасында урнашкан. Биредә берничә тематик мәйданчык: гомумкүзәтү һәм интерактив заллар, «Шәрык клубы», чәй эчү йолалары залы һәм татар мосафирханәсе бар. Музейда тач-панельләр урнаштырылган, алар ярдәмендә Казан татарлары тормышы, көнкүреше, гаилә тормышы, милли киемнәре хакында бай мәгълүмат алырга була. Чәй эчү йолаларына багышланган зал бизәлеше, мич һәм самовары белән авыл өен хәтерләтә. Кунакларны биредә чәй янына чәк-чәк, талкыш каләвә һәм башка татар милли ризыклары белән сыйлыйлар. Экспонатларның күбесен, мәсәлән, көмеш бизәнү әйберләрен яки элеккеге чигешле калфакларны сатып алырга да мөмкин.

Сервис һәм хезмәт күрсәтү

сувенирлар сату ноктасы, карта белән түләү

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар — «Каюм Насыйри урамы», «Галиаскар Камал исемендәге театр»

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез