Күңел ачу

Балалар тимер юлы

Балалар тимер юлы Казан читендәге урман эчендә урнашкан. Ул 2007 нче елда Горький тимер юлы базасында ачылган һәм 6000 кв.метр мәйданны били. «Салават күпере» балалар поезды сәгатенә 20 километр тизлек белән 4500 метр озынлыктагы тимер юл буенча бара. Бер рейска 157 пассажир сыя. Балалар тимер юлы балаларның күңелен күрү өчен генә түгел, ә тимер юл хезмәткәре профессиясе белән якыннан танышу өчен эшләнгән. Монда балалар өчен профессиягә кадәр әзерлек үзәге эшли. Ел саен биредә 700 яшь тимер юлчы укый, шуларның 100-120 се тәмамлау турында таныклык ала. Балаларның күпчелеге шушы юнәлеш буенча укуларын дәвам итә һәм киләчәктә тимер юл хезмәткәре эшен сайлый.

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар — «Тимер юл техникумы»

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез