Күңел ачу

Казан циркы

Оча торган тәлинкәгә охшаган Казан циркы Кирмән алдына «очып төшкән» һәм ел әйләнәсендә кунаклар кабул итә. Монда Россия артистлары гына түгел, ә дөньякүләм танылган йолдызлар да чыгыш ясый. 1996 нчы елдан биредә цирк мәктәбе эшли.

тарихи мәгълүмат

Казан циркының 100 елдан артык тарихы бар. Беренче циркны 1890 нчы елда рус милли циркына нигез салучылар - бертуган Никитиннар Банное күлендә төзегәннәр. 1924 нче елда ул дәүләт статусына лаек була. Казан циркының хәзерге бинасы 1967 нче елда ачылган. Гадәти булмаган корылманы архитектор Г.М.Пичуев, инженерлар О.И.Берим һәм Е.Ю.Брудной проекты буенча төзегәннәр. Бина дөньякүләм таныла. Совет һәм чит ил журналларында цирк фотолары киң тарала, ә аны төзүчеләр бик күп бүләкләр ала.

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар — «Үзәк стадион», «Цирк»

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез