Күңел ачу

«Вокруг света» күзәтү тәгәрмәче

65 метр биеклектәге «Вокруг света» күзәтү тәгәрмәче «Казан Ривьера» күңел ачу комплексы составына керә. Аннан Казанның мавыктыргыч панорамасын күрергә була. Аттракцион ел буе эшли, моның өчен барлык 36 пассажир кабинасы кондиционер һәм һаваны җылыту системасы белән тәэмин ителгән. Кабиналарның һәрберсе дөньяның бер шәһәренә: Париж, Лондон, Рим, Мәскәү һ.б. шәһәрләренә багышланган. Бу концепция аларның бизәлешендә дә сакланган: шәһәрнең истәлекле урыннары сурәтләре, илнең популяр музыкасы - болар барысы да илнең җанлы сурәтен тудырып кына калмыйча, сәяхәтләр турында матур истәлекләр калдыра һәм бу илләрнең мәдәниятенә кызыксыну уята.

Ничек барып җитерге

Иң якын тукталыш – «Сибгать Хәким ур.»

Монда карарга була

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез