Күңел ачу

А. А. Леонов исемендәге КФУ планетарие

Казан федераль университетының планетарие Энгельгардтов обсерваториясе тирәсендә урнашкан. Махсус җиһазлар ярдәмендә Кояшны карау белән генә чикләнмичә, башка галактикаларга дакүз салырга була. Планетарийның гөмбәзле түшәме булган атаклы «Йолдызлар залы» җир шарының теләсә кайсы почмагына, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәгенә илтә ала, кояш һәм ай тотылуын күрсәтә, йолдызлы күкне Җиһанның төрле ноктасыннан күзәтергә, Киек каз юлында Кояшның, башка планета һәм системалар янәшәсендә безнең галактиканың урынын күз алдына китерергә ярдәм итә. Планетарий территориясендә интерактив музей эшли. Обсерватория манарасында тирән космосны күзәтер өчен, кояш системасын өйрәнү өчен махсус берничә телескоп һәм ике кояш телескобы бар. Монда студентларны астрофотография осталыкларына өйрәтәләр, фәнни эзләнүләр һәм астрономияне популярлаштыру максатыннан күкне фотога төшерәләр. Холлда интерактив экскурсияләр уза Обсерватория янындагы территория гүзәллеге ягыннан табигый тыюлыкны хәтерләтә. Аны һәрьяклап урманнар әйләндереп алган.

тарихи мәгълүмат

1897 нче елда танылган астроном Василий Энгельгардт Казан Император университетына үзенең Дрездендагы университетының уникаль астрономия җиһазын бүләк итә. Университет ректоры һәм галимнең күптәнге дусты Дмитрий Дубяго Казан артындагы икенче обсерваторияне төзүгә ярдәм итә. Император фәрманы белән төзелеш өчен акча һәм җир бирелә. 1899 нчы елның 7 нче мартында төзелеш башана. Казан университеты шәһәр читендәге обсерваториясенең тантаналы ачылышы 1901 нче елның 21 нче сентябрендә була. Ә 1903 нче елда ул Энгельгардт исемен йөртә башлый. 2011 елның 22 нче августында университет тарихында тагы бер вакыйга була: Василий Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе базасында планетарий төзелә башлый. 2013 нче елның 23 нче июнендә аның тантаналы ачылышы була. Бу - университет структурасына караган Россиядәге бердән-бер планетарий.

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез