Күңел ачу

Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе

Арча районы Яңа Кырлай авылының куе нарат урманында бер өй тора. Анда Кыш Бабай белән Кар Кызы яши. Татар Кыш Бабаеның резиденциясенә һәр теләгән кеше эләгә ала. Бердән-бер шарт – чын күңелдән әкияткә ышану. Кыш Бабай белән Кар Кызының ярдәмчеләре - Батыр, Шүрәле, Шайтан һәм Зөһрә кунакларның документларын тикшереп, табышмак әйткәннән соң, Бабакай яшәгән йортның ишеге төбенә үк озатып куячаклар. Кыш Бабай һәр килгән кунакка үзенең мөһере куелган бәйрәм хат тапшыра, ә соңыннан Кар Кызы белән бергә бүләкәләр өләшә. Өлкәннәрне һәм балаларны тауда, шугалакта шуарга, атларда йөрергә, «Ага-Базар»да сувенирлар алырга, «Шушма» кунакханәсендә ял итәргә чакыралар. Кунакханәдә ге ресторанда татар милли ашлары белән сыйланырга мөмкин.

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез