Күңел ачу

Зооботаник бакча

Казанның зооботаник бакчасы – Россия һәм Европада иң искеләрдән. Аңа 1806 нчы елда Казан университеты каршында Карл Федорович Фукс нигез салган. Ул – Россиядә зоологик һәм ботаник тупланмаларны берләштергән бердән-бер бакча. Бакчаның зоологик коллекциясендә 160 якын хайван төрләре бар, шуларның 25 е халыкара Кызыл китапка кертелгән. Ботаник коллекциядә 1000 нән артык үсемлек төре тупланган. Оранжереяда әле XIX нчы гасырда утыртылган пальмалалар үсә. Зооботаник бакчада экскурсия алырга, атларда йөрергә, интеллектуаль-маҗаралы уен уйнарга яки зоотерапия узарга мөмкин. 1996 нчы елдан Казан зооботаник бакча Европа зоопарклар һәм аквариумнар ассоциациясе (EAZA), ә 1997 нче елдан Евро-Азия региональ зоопарклар һәм аквариумнар ассоциациясе (EARAZA) әгъзасы булып тора. Зооботаник бакча сирәк хайваннар үрчетү һәм саклау, ирексездә яшәгән хайваннарның бөтендөнья электрон базасын булдыру буенча җиде халыкара программаларда катнаша һәм Үсемлекләрне саклау буенча ботаник бакчаларның Халыкара шурасы (BGCI) белән хезмәттәшлек итә.

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар — «Һади Такташ урамы», «Филармония»

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез