Актив ял

Баскет-холл

«Баскет-холл» заманча спорт аренасы Меңъеллык паркы янында урнашкан. Аның эчендә ике зал бар: 7000 тамашачыга исәпләнгән зур зал һәм 1500 урынлы кече зал. Биредә еш кына төрле спорт ярышлары, концерт һәм шоулар уза. Семинар, презентация һәм пресс-конференцияләр өчен махсус бүлмәләр бар. 2004 нче елда монда ФИБА-Европа лигасының «Финал четырех», 2008 елда Россия кубогының «Финал четырех», 2011 нче елда — ВТБ бердәм лигасының ярышлары уңышлы үтә. 2005 нче елның июнендә Баскет-холл ГРОС милли премиясенең «Россиянең иң уңышлы спорт комплексы» номинациясендә беренче урынга лаек була.

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар — «Айдинов урамы», «Тукай мәйданы»; «Габдулла Тукай мәйданы» метро тукталышы

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез