Актив ял

«Казан Арена»

«Казан Арена» стадионы Казансу ярында урнашкан. Ул үзендә берьюлы 45 000 тамашачы сыйдыра ала, бу - Россиядә зурлыгы буенча өченче стадион. Стадионда фастфуд нокталары, спорт-бар, фитнес-үзәк, Казанның «Рубин» футбол командасы, ретро-автомобильләр һәм «Казан Арена» музейлары эшли. Нәни кунаклар өчен KidSpace балалар шәһәрчеге һәм «Зарница» фәнни-күңел ачу үзәге оештырылган. Стадион стенасында - Европадагы иң зур экраннарның берсе көйләнгән. Бу медиафасадта 2013 нче елгы Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантанасын һәм башка спорт чараларын күрсәтәләр. Экранның уты 2 км ераклыктан күренә. 2013 нче елда биредә XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада ачылышы һәм ябылу тантанасы уза. 2015 нче елда су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионаты өчен стадионда олы бассейн урнаштырыла. В 2017 елда монда конфедерация Кубогы була, ә 2018 елда «Казан Арена» футбол буенча дөнья Чемпионаты уеннарын кабул итә. Стадион футбол ассоциацияләренең Халыкара федерациясенең (FIFA) 5 йолдызына лаек дип табылган.

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар— « Казан Арена» футбол стадионы»

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез