Актив ял

Kazan Ring

Автоузыш трассасы Казан читендә М7 федераль трассасы янында урнашкан. 2006 нчы елдан башлап, биш ел эчендә төзелгән. Трасса схемасын ясауда Формула-1 узыш трассаларын эшләүче алман архитекторы һәм автоузышчы Герман Тильке катнашкан. Kazan Ring-тагы беренче ярышлар 2011 нче елда уза. Трекның озынлыгы 3,476 километр, ә биеклегенең кискен үзгәреше 28 метрга җитә. Трекның үзенчәлеге шунда: монда машиналар сәгать теленә каршы хәрәкәт итә, ә бу - боҗралы автоспортта сирәк очрый торган күренеш. Биредә Россиякүләм боҗралы узышлар сериясе, боҗралы-шоссе мотоузышлар буенча Россия Чемпионаты, дрифт буенча Россия Чемпионаты, Mitjet боҗралы узышларының Россия сериясе, Russian Endurance Challenge чыдамлыкка узыш сериясе, боҗралы-шоссе автоузышлар буенча Татарстан Республикасының ачык чемпионаты һәм Granta Cup классында Татарстан Республикасының Ачык кубогы ярышлары үтә.

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез