Актив ял

«Татнефть Арена»

Күпфункцияле заманча спорт комплексы. Биредә яраткан командаң өчен җанатарга, дөньякүләм йолдызларның чыгышларын карарга яки күңелле ял итәргә була. «Ак Барс» хоккей клубының үз аренасы булган әлеге корылма 2005 нче елда төзелгән. Боз сараеның үзенчәлеге шунда: монда бер үк вакытта бер турнирның ике уенын яки ике төрле спорт чарасын оештырырга була. Трибунадагы урыннарның теләсә кайсы ноктасыннан аренаны тулысынча күрергә мөмкин. Моннан тыш боз сараенда халык өчен тимераякта шуу оештырыла. Чаралар узмаган көннәрдә «Татнефть Арена»да прокатка тимераяк алып, танылган Россия хоккей командалары чыгыш ясый торган бозда шуып карарга мөмкин.

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар— «Татнефть Арена», «Мусин урамы», «Чистай урамы»

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез