Актив ял

«Ян»

«Ян» тау чаңгылары курорты Әлмәт шәһәреннән ерак түгел Поташная Поляна урманчылыгында урнашкан. Биредә тау шуу сезоны декабрьдә ачыла һәм апрель аена кадәр дәвам итә. Комплекс территориясендә катлаулыгы төрле дәрәҗәдә булган дүрт тау трассасы, зорб һәм тюбинг өчен махсус калкулыклар, гади чаңгылар өчен юллар һәм шугалак бар. Сноубордчылар өчен сноупарк эшли. Яңа башлаучыларга тәҗрибәле инструткорлар ярдәмгә киләчәк, ә «кыргый» йөрүне яратучылар фрирайд зонасын куллана ала. Трассаның башына кунакларны кәнәфиле күтәргеч илтә. Актив ялдан соң, базадагы кунакханәдә туктап, бассейн, сауна яки мунчада ял итәргә мөмкин.

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез