Дин

Мәрҗани мәчете

Мәрҗани мәчете - Иске Татар бистәсенең горурлыгы. Ул - Явыз Иван тарафыннан Казан яуланып алганнан соң төзелгән беренче таш мәчет. Бинаның икенче катындагы залларның түшәм өлешләре әвәләп ясалган, алтын йөгертелгән купшы орнаментлар белән бизәлгән. Диварларындагы әвәләп ясалган бизәкләр күк, яшел һәм алтын төскә буялган. Өч катлы манараның бизәге юк диярлек.

Мәрҗани мәчете Юлкүрсәткечләрдә

тарихи мәгълүмат

Мәчетне мәхәллә акчасына Екатерина II фәрманы белән 1766 нчы - 1770 нче елларда төзелгән. Сәяси вәзгыятькә бәйле, аны беркайчан да япмаганнар. Мәчет төзелеше вакытында шәһәр хакимияте манараның биеклеге турында кайгыра башлаганнар һәм патшабикәгә бу хакта донос язганнар. Әмма ул болай дип җавап кайтарган: «Мин мөселманнарга төзелеш өчен урынны җирдә билгеләдем, ә күккә таба алар үзләре теләгән кадәр күтәрелә ала, чөнки күк минем биләмәмә керми». Шул рәвешле Екатерина II татарлар арасында хөрмәткә лаек була, ә татарлар аны үз итеп «Әби патша» дип атаганнар.

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар — «Каюм Насыйри урамы», «Париж Коммунасы урамы»; «Габдулла Тукай мәйданы» метро тукталышы

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез