Дин

Апанай мәчете

Апанай мәчете — федераль дәрәҗәдәге һәйкәл. Ул Иске Татар бистәсенең алыштыргысыз бер өлеше. Бинаның тышкы ягындагы тыйнак барокко аның чын яшен белдерми, ә эчке ягы купшылыгы белән гаҗәпләндерә. Әлеге гүзәллекне тудырган архитекторның исеме билгесез.

тарихи мәгълүмат

1768 нче – 1771 нче елларда Казан мөселман җәмәгате лидерлары патшабикә Екатерина II нең ике катлы таш мәчет төзергә рөхсәтен алуга ирешкәннәр. Аның берсе - Мәрҗани мәчете, икечесен сәүдәгәр Якуб ибн Солтангали акчасына төзелә. XVIII нче гасырдан алып XX нче гасыр башына кадәр мәчет Апанаевлар гаиләсе карамагында була. Халыкта аны Байлар мәчете дип тә атаганнар. Совет хакимияте урнашканнан соң, мәчет ябыла. Бары тик 2011 нче елда тулысынча төзекләндерелгәннән соң, Апанай мәчетенең рәсми ачылышы була.

Ничек барып җитерге

Якындагы тукталышлар — «Юнысов мәйданы», «Каюм Насыйри урамы»

Маршрутлар

Туристлар арасында популяр

Казанга кадәр билет бәяләрен белегез